Якшәмбе, 18 майда, ТР халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее «Музейлар төне» бөтенроссия акциясе кысаларында барлык теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
Кунакларны бай программа көтә:
• 16:00-17:00: «Элеккеге Русь» мастер-класслары һәм лекторий;
• 17:00-18:00: «Тәрәзләрдә – атлар» экскурсияләре һәм лекторий;
• 18:00-19:00: «Шанс» иҗат берлеге белән музей каршындагы мәйданда 40-60 еллар стилендәге кичә;
• 18:00-19:00: «Ярмалы курчаклар» саклагыч-курчак ясау буенча мастер-класс;
• 19:00-20:00: «Вакыт машинасы»: музей дәресе һәм викториналар;
• 20:00-21:00: Love Storyдан тылсымлы яктылык тамашасы.
Кич буе чара кунакларының күңелен «Романеска» бию театры ачачак.
Әхсән Фәтхетдинов музее Яр буе урамы, 6 адресы буенча Красный Ключта урнашкан. Акция 18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көненә багышлана.

