Түбән Кама халкын 24 нче майда «Гаилә» шәһәр паркында узачак Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашырга чакыралар.
10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр славян халыкларының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган интерактив күргәзмә-инсталляция эшләячәк. Балалар һәм ата-аналар өчен традицион һөнәрләр һәм халык кәсепләре буенча мастер-класслар оештырылачак. Түбән Кама халкы һәм кунаклары тематик уен-бродилкаларда, әйлән-бәйләндә һәм күңел ачу чараларында катнаша алачак.
11:00 сәгатьтә «Гаилә» паркы сәхнәсендә шәһәрнең балалар иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты башлана.
18:00 сәгатьтә Христосның терелүе гыйбадәтханәсе территориясендә (Мурадьян урамы, 5) «Иң элек сүз булган...» дип исемләнгән концерт булачак.

