Бүген, 25 мартта, Түбән Камада яшәүче хезмәт ветераны Азолина Мария Игнатьевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга 36 нчы микрорайонның ТИҮС рәисе Ольга Усачева, шәһәр советы депутаты Эдуард Шәйдуллин, шулай ук 47 нче балалар бакчасы вәкилләре килде.
Мария Игнатьевна Грузия ССРның Владимировка авылында туа. 1975 елда гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килә. Биредә ул КПД заводында 18 ел эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң аның актив тормыш позициясе эшсез утырырга ирек бирми — тагын 11 ел ул хуҗалык буенча ярдәмче булып эшләгән, аннары кибеттә техничка булган. Мария Игнатьевнаның хезмәт юлы «Хезмәт ветераны» дигән лаеклы исем белән билгеләнде, аны аңа М.Ш.Шәймиев шәхсән үзе тапшырды.

