ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Балкыш» музыка һәм шигърият бәйрәме йөзләгән өлкән буын түбәнкамалыларны җыйды
Мәдәният
  • 20 Март 2026 - 17:39
  • Караулар: 110

Халык иҗаты йортында ТР ветераннары арасында IX Республика  «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваль-конкурсының гала-концерты булды. Чара берьюлы берничә мөһим датага: Татарстан ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасының 40 еллык юбилеена, республиканың Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм истәлекле түгәрәк датага - шәһәребез Түбән Каманың 60 еллыгына багышланды. Тамашачылар арасында ветераннар, шәһәрне беренче төзүчеләр һәм Түбән Каманың мактаулы гражданнары бар иде.

Праздник музыки и поэзии "Балкыш" собрал сотни нижнекамцев старшего поколения

Быел конкурска 1100 дән артык гариза җибәрелгән. Фестивальдә Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре катнашты. Алар сайлап алу турын уңышлы үтеп, үзләренең осталыкларын һәм талантларын жюрига һәм тамашачыларга күрсәттеләр. Бүгенге финал чын бәйрәмгә әверелде. Түбәнкамалылар үзләре язган шигырьләрен, вокаль әсәрләрен һәм биюләрен тәкъдим итте. 

Праздник музыки и поэзии "Балкыш" собрал сотни нижнекамцев старшего поколения

Түбән Кама мэры Радмир Беляев конкурсның әһәмиятлелеген билгеләп үтте: «Балкыш» конкурсы өлкән буын кешеләрен берләштерә. Республика Ветераннар советы әлеге конкурсны кертте, һәм бүген ТР Рәисе аны хуплый. Катнашучылар санын күрәм һәм конкурска ихтыяҗ барлыгын аңлыйм. Пенсиядә дип өйдә утырырга кирәкми, тормыш - ул аралашу, спорт белән шөгыльләнү, иҗат. Һәм безнең Түбән Камада моның өчен барлык шартлар да тудырылган».

Праздник музыки и поэзии "Балкыш" собрал сотни нижнекамцев старшего поколения

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^