Түбәнкамалылар тагын махсус хәрби операция сугышчылары турында кайгырттылар: волонтерлар 20 тонна авырлыктагы гуманитар йөк җибәрде. Посылкаларда иң кирәкле әйберләр иде: махсус посылкалар, маскировка челтәрләре, медикаментлар, генераторлар һәм тәгәрмәчләр. Посылкалар ай дәвамында җыелды, чарада битараф булмаган кешеләр, волонтерлык хәрәкәтләре, бизнес вәкилләре катнашты.
"Әлеге гуманитар ярдәм Донецкига, Херсонга, Запорожье, Белгород һәм Курскига юл тотачак. Бу игелекле эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт!" - дип билгеләп үтә оештыручылар.

