Советлар йортында 2025 елда район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турындагы хисаплар буенча гавами тыңлаулар узды. Утырышны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина үткәрде.
Бюджет һәм финанслар департаменты җитәкчесе Светлана Логинова хәбәр иткәнчә, район бюджеты 12 млрд 393 млн 860 мең сум күләмендә үтәлгән. Хисап чорында башкарылган чыгымнарның гомуми күләме 12 млрд 316 млн 206 мең сум тәшкил иткән.
Бюджет акчаларының иң зур өлеше — гомуми сумманың 82% ы — мәгариф, мәдәният һәм спортны да кертеп, социаль-мәдәни өлкәне финанслауга юнәлдерелгән. Чыгымнарның әһәмиятлелеге буенча икенче маддәсе торак-коммуналь хуҗалык булган. Бу максатларга 546 млн сум акча тотылган. Әлеге акчалар йортларны ремонтлауга, ишегалларын һәм паркларны карап тотуга юнәлтелгән.
Тыңлауларда катнашучыларның тавыш бирүенә район бюджетының үтәлеше турындагы хисап проекты чыгарылды. Депутатлар шулай ук шәһәр буенча хисапны килештерделәр: керемнәр — 2 млрд 554 млн 917 мең сум, чыгымнар — 2 млрд 550 млн 796 мең сум. Хисап проектлары хупланды.

