ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
7-9 июль көннәрендә Түбән Кама паркларында Татарстан артистлары чыгыш ясаячак
Мәдәният
  • 03 Июль 2023 - 11:34
  • Караулар: 396

Атна саен «Мәдәни мохит» проекты кысаларында, Түбән Камада күңел ачу программалары, концертлар, ачык һавада кинолар  уза.

Бу атнада, 7-9 июль көннәрендә, түбәнкамалылар өчен Чаллы һәм Казан артистлары чыгыш ясаячак.

7 июль көнне 17:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында   Закир һәм Гөлүсә Шахбан җырлаячак.

8 июль көнне «Гаилә» паркында Чаллыдан «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбленең концерты булачак. Башлана: 18:30 сәгатьтә.

9 июль көнне 17:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында Казан артистлары - «Болгар кызлары» ансамбле һәм яшь җырчы Инсаф Ганибаев чыгыш ясаячак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^