Түбән Камада ветераннар һәм СВО катнашучылары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатына әзерлек дәвам итә. 26 июньнән 1 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 800 дән артык кеше үзләренең һөнәри осталыкларын 21 компетенциядә күрсәтү өчен җыелачак. Түбән Каманы әлеге конкурста хәрби хәрәкәтләр зонасында алынган физик чикләүләрнең югары нәтиҗәләргә ирешү өчен киртә булмавын исбатларга карар кылган 14 катнашучы тәкъдим итәчәк.
Чемпионатка әзерлек шәһәрнең төрле мәйданчыкларында алып барыла. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Е.Н.Королев исемендәге политехника көллиятендә булды, катнашучылар белән аралашты, аларның кәефләрен бәяләде һәм әзерлек методикасы белән танышты: «Анда башка атмосфера, ярыш атмосферасы булачак. Өйдәге кебек үзегезне ышанычлы тотыгыз. Сез конкурстан соң стресска чыдамрак булачаксыз. Мин ышанам, безнең егетләр узган елдагы кебек лаеклы чыгыш ясарлар».

