Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Корпус яңа тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен инде 21 ел рәттән ача.
Кадетларны уку елы башлану белән котларга хөрмәтле кунаклар килде: ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева. Әлеге мөһим көнне егетләргә рухи ярдәм күрсәтергә килгән СВО сугышчылары махсус кунаклар булды.
"Бүген кадет формасын беренче тапкыр киючеләр өчен үзенчәлекле көн. Сез - Ватаныбызның киләчәге", - дип ассызыклады Виктор Демидов.
Айдар Метшин корпуста тәрбияләнүчеләрнең киң географиясен билгеләп үтте: "Биредә Идел буе федераль округының күп кенә төбәкләреннән балалар белем ала. Гани Сафиуллин истәлегенә лаеклы булырга тырышыгыз. Остаз исемен намус белән йөртүче укытучыларга аерым рәхмәт".
Радмир Беляев Түбән Камада мондый уку йорты булу белән горурлануын белдерде: "Биредә иң яхшылар укый. Уңышлы уку еллары, без сезнең белән горурланабыз!"
Тантаналы линейка барышында интеллектуаль һәм спорт ярышларында уңышларга ирешкән кадетларга бүләкләр тапшырылды. Педагоглар теләкләрен җиткерделәр, ә укучылар тантаналы марш белән үттеләр. Быел кадетлар корпусы сафларын 53 кеше тулыландырды, шуларның 40 ы – бишенче сыйныф укучылары. Корпуста барлыгы 252 кадет укый.

