ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Югары Чаллыдагы мәктәпне һәм балалар бакчасын бердәм белем бирү үзәгенә берләштерәчәкләр
Мәгариф
  • 01 Август 2025 - 11:37
  • Караулар: 183

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев 600 дән артык кешенең тормышы белән шәхсән танышу һәм җирле инфраструктураның торышын бәяләү өчен Югары Чаллы авылында булып кайтты.

Школу и детский сад в Верхних Челнах объединят в единый образовательный центр

Визит барышында Югары Чаллы мәктәбенә аерым игътибар бирелде, анда 50 дән артык бала белем ала. "Мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү" федераль программасы ярдәмендә 2022 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзерге вакытта мәктәптә косметик ремонт бара, ул, Радмир Беляев кушуы буенча, 1 сентябрьгә балалар уңайлы шартларда укый башласын өчен якын арада тәмамланырга тиеш. Быел мәктәп балалар бакчасы белән берләштерелер дип планлаштырыла, бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм мәктәп укучыларына бер бинада белем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Школу и детский сад в Верхних Челнах объединят в единый образовательный центр

Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук 2021 елда төзелгән фельдшер-акушерлык пунктында да булды. Аны төзүгә ТР халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасы кысаларында 3,9 млн сум акча бүлеп бирелгән. Радмир Беляев аның торышын югары бәяләде: "ФАП бик яхшы хәлдә, ул барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән".

Школу и детский сад в Верхних Челнах объединят в единый образовательный центр

"Бүген без сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның конкрет нәтиҗәләрен күрәбез. Шуны истә тотарга кирәк, кешеләр турында кайгырту безнең игътибарыбыз һәм ярдәмебезнең өстенлеге булып калырга тиеш", - дип йомгаклады Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^