ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «TATAR HACK» – цифрлы проектлар әзерләү бәйгесе узды
Мәгариф
  • 14 Апрель 2022 - 15:18
  • Караулар: 357

Түбән Камада «Кванториум» балалар технопаркы базасында Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган «TATAR HACK» республика бәйгесе узды.

«TATAR HACK» бәйгесендә мәктәп укучылары, студентлар командаларга берләшеп, яшүсмерләр өчен цифрлы проектлар әзерлиләр һәм тәкъдим итәләр.


ИТ-гении: нижнекамцы предложили создать онлайн-сервис для трудоустройства студентов и фриланс-биржу

Бәйгедә 10 команда катнашты. Катнашучылар мәгариф, эшкә урнашу һәм эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлекне һәм яшәешне камилләштергән проектлар өстендә эшләде. Экспертлар аларга консультация бирде һәм алар белән кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә катнашты.


ИТ-гении: нижнекамцы предложили создать онлайн-сервис для трудоустройства студентов и фриланс-биржу

Хакатон нәтиҗәләре буенча 4 команда җиңүче булды:

1 нче урын - 36 нчы мәктәп, «OK-Work»студентлар өчен фриланс-биржа проекты;

2 нче урын -22нче гимназия, «TeameOnline» вакыйгалар агрегаты проекты;

2 нче урын – «Кванториум», студентларны эшкә урнаштыру өчен «Student go» онлайн-сервисы;

3 нче урын - индустриаль техникум, «Bisness Nova» бизнес анализы системасы.

    ИТ-гении: нижнекамцы предложили создать онлайн-сервис для трудоустройства студентов и фриланс-биржу

Җиңүчеләр чараны оештыручылардан һәм иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр алды. Хакатонның барлык катнашучыларына дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^