ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды
Мәгариф
  • 27 Август 2026 - 08:36
  • Караулар: 7

Халык иҗаты йортында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Очрашу «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка» шигаре астында үтте.

В Нижнекамске прошла августовская конференция работников образования

В Нижнекамске прошла августовская конференция работников образования

Конференциядә профильле идарәләр җитәкчеләре төп саннарны һәм яңа инициативаларны җиткерделәр. Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова 2026 ел Россиядә Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителүен, ә Түбән Кама районында әлеге баскычны 95 учреждениедә 13 меңнән артык бала үзләштерүен искәртте.

Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин сүзләренә караганда, 1 сентябрьдән парта артына 34 152 укучы утырачак, алар арасында — 2 903 беренче сыйныф укучысы.

Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, җәмгыятебезнең үсеше педагогларга, аларның миссиясенә, аларның фәлсәфи фикерләвенә бәйле. Шулай ук ул укытучыларны грантлар алу конкурсларында активрак катнашырга чакырды.

В Нижнекамске прошла августовская конференция работников образования

Конференция Түбән Кама районы мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән педагогларга федераль бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^