ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
28 августтан Октябрьнең 50 еллыгы урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Транспорт
  • 27 Август 2026 - 15:00
  • Караулар: 7

28-29 августта Октябрьнең 50 еллыгы урамының так ягында хәрәкәт тулысынча ябылачак. Чикләүләр асфальт-бетон өслекнең өске катламын салу белән бәйле.

Шул ук вакытта 10 нчы номерлы автобус маршруты хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелә. Ул түбәндәге юнәлеш буенча барачак: Автовокзал – Вокзал урамы – Химиклар проспекты – Вахитов проспекты – Гагарин урамы һәм алга таба маршрут буенча.

Шул ук вакытта урамның җөп ягы челтәрләрне ремонтлаганнан соң йөрү өчен ачык, ә ике яклы хәрәкәтне оештыруның вакытлыча чаралары гамәлдән чыгарылды — каршы як полосада хәрәкәт катгый тыела.

Вакыт чикләүләрен исәпкә алуыгызны һәм урап узу юлларын алдан сайлавыгызны сорыйбыз.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^