ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы 48 яңа укучы кабул итте
Мәгариф
  • 01 Сентябрь 2026 - 15:30
  • Караулар: 8

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында яңа уку елы тантаналы линейкадан башланды. Тәрбияләнүчеләрне югары дәрәҗәле кунаклар — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев котлады.

Мидхәт Шаһиәхмәтов кадетларга ТР Рәисе исеменнән котлау тапшырды: «Әлеге бәйрәм меңләгән яшь татарстанлының хәтерендә якты эз калдырыр. Алда сезне тылсымлы чор көтә: тугры дусларны, бөек максатларга ирешү күнекмәләрен сезгә нәкъ менә мәктәп бирәчәк».

Татарстанский кадетский корпус имени Гани Сафиуллина принял 48 новых учеников

Кадет корпусының шәһәр һәм республика өчен аерым әһәмиятен Радмир Беляев ассызыклады: «Бу уку йорты күпләргә үрнәк. Без аның белән Түбән Камада һәм республикада гына түгел, ә бөтен илдә горурланабыз. Безнең кадет корпусы хәрби эш кадрларын әзерли. Барлык укытучыларга чын ир-атларны, чын Ватанны саклаучыларны әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Татарстанский кадетский корпус имени Гани Сафиуллина принял 48 новых учеников

Кадетлар үзләренең казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана алалар. Быел җәй көне алар XII Халыкара «Айбын» хәрби‑патриотик җыенда Россияне лаеклы тәкъдим иттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча команда гомумкоманда зачетында өченче урынны алды. Линейкада егетләрне яшь армиячеләр батырлыгы медале белән бүләкләделәр. Шулай ук олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләп үтелде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^