ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
49 нчы микрорайонда яшәүчеләр үз ишегалларын яшелләндерделәр
Табигать һәм без
  • 21 Май 2026 - 14:21
  • Караулар: 11

Түбән Камада Тынычлык проспектындагы 96 нчы йортта яшәүчеләр «РСК» идарәче компаниясе белән берлектә йорт яны территориясен яшелләндерделәр. Аларның тырышлыгы белән ишегалдында 30 яңа куак һәм 10 яшь агач барлыкка килде.

Инициативаны яшәүчеләр үзләре күрсәткән, ә идарәче компания проектны хуплаган. ТИҮС рәисе Мөнирә Исламова барлык катнашучыларга битараф булмаганнары һәм бердәмлекләре өчен рәхмәт белдерде. Хәзер ишегалды уңайлырак булачак, ә язын яңа үсемлекләр беренче яшеллек белән сөендерәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^