ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланы кызы теш дәвалау буенча «Мин - профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган
Сәламәтлек
  • 09 Август 2021 - 13:40
  • Караулар: 491
Кама Аланында туып-үсеп, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучы Ләйсән Сибгатуллина «Стоматология» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган.

Киләчәктә кыз ординатурада укырга планлаштыра, ә яуланган медаль баллары аңа бюджет урынына керергә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук Ләйсән зур профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге дә алган. Бу хакта «Республика Татарстан» басмасы хәбәр итә.

Знай наших: уроженка Камских Полян стала золотой медалисткой олимпиады «Я – профессионал» по стоматологии

Ләйсән Сибгатуллина олимпиадада катнашырга теләк белдерүчеләрнең үз-үзләренә ышанып, максатларына ирешүләрен тели: «Тәҗрибә күрсәткәнчә, бик нык теләсәң, мөмкин булмаган хәл дә чынга ашачак!»
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^