Кама Аланының актив халкы һәм «Татнефть» ГАҖ уртак тырышлык белән 1,2 чакрым озынлыктагы сәламәтлек сукмагын төзекләндерделәр. Яңа иҗтимагый киңлеккә керү юлында арка урнаштырганнар, ә маршрут буйлап өстәмә рәвештә 100 яшь агач утыртканнар. Юллар агач йомычкасыннан эшләнгән.
Маршрут буенча ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен яктырту җайланмалары, эскәмияләр һәм урналар куелган. Комплекс шулай ук дүрт заманча тренажерлы балалар мәйданчыгын һәм өстәлләр белән ике беседканы үз эченә ала. «Сукмак елгага һәм безнең чишмәгә алып бара. Безгә монда йөрергә бик уңайлы хәзер. Хәзер бу - иң популяр ял итү урыннарының берсе», - дип билгеләде җирле яшәүче Константин Захаркин.
Яңа киңлек һәр кешенең сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк, халык актив йөрсен, спорт күнекмәләре ясасын һәм рухи ял итсен өчен яраткан урын булачак.

