ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада гриппка каршы массакүләм вакцинация башланды
Сәламәтлек
  • 29 Август 2025 - 15:00
  • Караулар: 97

Түбән Камада масштаблы прививка кампаниясенә старт бирелде. Табиблар гриппның үзе түгел, ә катлауланулары белән куркыныч булуын искәртә. Риск төркемендә түбәндәге категорияләргә керүчеләр тора: өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулары булган (йөрәк, сулыш, диабет, симерү һ.б.), йөкле хатын-кызлар (аларга 2 нче һәм 3 нче триместрларда прививка ясарга мөмкин).

В Нижнекамске стартовала массовая вакцинация от гриппа

Прививканы ике ысул белән алырга була:

• Үз поликлиникагыздагы терапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм юллама алырга.

• Эштә вакцинацияләнергә. Коллективка 25 кеше җыелса, урынга медикларның махсус бригадасы чыгачак.

В Нижнекамске стартовала массовая вакцинация от гриппа

Быел 165 меңнән артык түбәнкамалыга прививка ясату планлаштырыла, шуларның 43 меңе — балалар. Вакцина ел саен, вирусның актуаль штаммнарыннан максималь саклануны тәэмин итү өчен, Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы киңәшләре нигезендә яңартыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^