Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев капиталь һәм чокыр ремонты баручы юлларны карап чыкты. Ул подрядчылар белән эшләрне тәмамлау сроклары һәм тротуар зоналарын төзекләндерү турында сөйләште.

2025 елда Түбән Камада юлларга якынча 1,5 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бу акчалар асфальт түшәмәне алыштыруга гына түгел, тротуарлар һәм велосипед юллары салуга, территорияне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә, кече архитектура формалары урнаштыруга һәм мачта яктыртуына, юл фондын һәм тукталыш павильоннарын яңартуга тотылачак. Ремонт җиде урам һәм проспектта узачак: Җиңүнең 30 еллыгы, Тукай, Чулман, Студентлар, Яшьлек, Кайманов һәм Шинчылар.
Радмир Беляев Урман урамындагы эшләрнең барышын тикшерде, анда 2,3 чакрым юл реконструкциягә эләгә. Хәзер иң масштаблы ремонтлана торган участокта фрезерлау эшләре бара. Подрядчы оешма вәкиле сүзләренчә, барлык урамнарда эшләр 30 августка кадәр тәмамланачак. Радмир Беляев билгеләнгән срокларны үтәргә һәм төзекләндерү эшләрен асфальт ремонтлау белән беррәттән алып барырга кушты.
Моннан тыш, шәһәрдә чокыр ремонты 10 млн сумга башкарыла. Радмир Беляев иң проблемалы участокларны йөреп чыкты. «Подрядчылар белән әлеге мәсьәләне тизләтү буенча адымнар турында җентекләп фикер алыштык. Бу сорауларның барысын да шәхси контрольдә тотам. Эшләрнең сыйфатын һәм вакытын күзәтәчәкбез. Шулай ук юл инфраструктурасына өстәмә финанслар җәлеп итүне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде Радмир Беляев.