ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «ПРОГород – 2026. Яңа дулкын» бушлай бизнес мәктәбе старт алды
Икътисад
  • 15 Апрель 2026 - 16:25
  • Караулар: 21

Түбән Камада эшмәкәрләр өчен «ПРОГород – 2026. Яңа дулкын» яңа белем бирү проекты старт алды. Оештыручылар булып СИБУР, шәһәр администрациясе һәм «База» креатив индустрияләр үзәге чыгыш ясады.

В Нижнекамске стартовала бесплатная школа бизнеса «ПРОГород – 2026. Новая волна»

Уку түләүсез һәм эш булдыруның тулы циклын үз эченә ала: бизнес-план эшләүдән алып нейрочелтәрләр һәм финанс модельләштерү ярдәмендә шәхси брендны алга этәрүгә кадәр. Беренче блок модульләре 65 тән артык катнашучы узды - үз эше турында уйланучылардан алып бизнес хуҗаларына кадәр.

Офлайн модульләрне бизнес-тренер Валерия Матвиенко уздырды. Тыңлаучылар арасында педагоглар, психологлар, визажистлар, косметологлар, юристлар, фитнес-тренерлар бар иде. Катнашучыларны офлайн- һәм онлайн-лекцияләр, практикумнар, реаль кейсларны тикшерү һәм эшмәкәрләр белән очрашулар көтә. Беренче ике ай идеяләрне эшләп бетерүгә һәм бизнес-модельләр төзүгә багышлана.

В Нижнекамске стартовала бесплатная школа бизнеса «ПРОГород – 2026. Новая волна»

Иң яхшы 15 проект шәхси остазлар һәм масштаблаштыру мөмкинлеге алачак. Шундый ук программалар статистикасы буенча, әлеге проектларның һәр икенчесе шәһәрдә яңа эш урыннары булдырачак һәм салым түләүләрен арттырачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^