26 июньдә республикада хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен «кайнар линия» узачак. Гражданнарны кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр барачак.
Очрашуны ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. Акциянең кураторы - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Белгечләр хокукларны яклауга һәм дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Түбән Кама халкы түбәндәге телефоннар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә ала: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, Max +7 965 593-86-64.

