Түбән Кама районында су коену сезоны башланды, халык ялы өчен ике рәсми пляж әзерләнде - Түбән Камада «Кама» һәм Кама Аланында «Мандарин».
"Эшлекле дүшәмбе"дә куркынычсызлык чаралары турында "Түбән Кама муниципаль районы гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге идарәсе" МКУ башлыгы Виталий Бочкарев сөйләде. Пляжларда коткару постлары оештырылган, кирәкле инфраструктура җиһазландырылган, акватория төбен тикшерү һәм чистарту эшләре башкарылган. Йөзә белмәгән балалар һәм гражданнар өчен тирәнлеге чикләнгән махсус коену зоналары каралган. Шулай ук суның сыйфаты һәм ял итү урыннарының санитар торышы даими контрольдә тотыла.
Судагы һәлакәтләрне профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Су коену сезоны дәвамында район территориясендә мобиль патруль төркемнәре эшләячәк.
Халыкка рәсми рөхсәт ителгән урыннарда гына ял итәргә һәм су коенырга, саклык чараларын үтәргә һәм балаларны караучысыз калдырмаска кирәклеген искә төшерәләр. Нәкъ менә үз иминлигеңә җаваплы караш җәйге куркынычсыз ял итүнең төп шарты булып тора.

