ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бу җәйдә Түбән Кама районы лагерьларында 11 меңнән артык бала ял итәчәк
Балалар
  • 01 Июнь 2026 - 10:45
  • Караулар: 13

Түбән Кама районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә 11 меңнән артык бала ял итәчәк. Алар өчен 5 стационар, 25 мәктәп яны, 5 палаткалы лагерь, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылган. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов сөйләде.

Более 11 тысяч детей отдохнут этим летом в лагерях Нижнекамского района

Дүрт җәйге сменада стационар лагерьларда — 6 меңнән артык, палаткаларда — 810, мәктәп яны лагерьларында — 4 меңгә якын, хезмәт һәм ял лагерьларында 700 бала булачак. Традиция буенча квоталар ятим балаларга, инвалидларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына һәм ата-аналары инвалид булган балаларга бирелә.

Кампания ачылуга лагерьларны вакытында эшләтеп җибәрү һәм куркынычсыз шартлар тудыру өчен барлык чаралар күрелде. Тәҗрибәле педагоглар тарафыннан кече һәм өлкән буын мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнгән ял итү һәм тәрбия эшләре программалары ял итүне кызыклы гына түгел, ә файдалы да итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^