Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Һәрберебезнең йөрәгендә яши торган әлеге бәйрәмдә — югалтулар ачысы, Ватан өчен горурлык һәм җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәт.
Кадерле ветераннар! Канкойгыч сугышта нык торуыгыз, дөньяга тыныч тормыш һәм ирек бүләк итүегез өчен сезнең алда баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз, сугышта узган һәр көнегез — киләчәк буыннар өчен какшамас рух үрнәге.
Сезнең эш бүген дә дәвам итә. Бүген, Махсус хәрби операция барышында, ата-бабаларыбызның юлын батыр сугышчыларыбыз кабатлый. Якташларыбыз, батырлык һәм ныклык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Без алар белән горурланабыз һәм җиңү белән өйгә кайтуларын көтәбез.
Быел Түбән Каманың 60 еллыгын билгеләп үтәбез. Шәһәребезне кайчандыр фронтовиклар — сугышны узган, аннары тыныч тормышка кайткан кешеләр күтәргәннәр. Алар безгә әлеге искиткеч шәһәрне бүләк иттеләр, аңа җан җылысын һәм бар көчләрен салдылар. Әлеге мирасны саклау, Түбән Каманы яңа буыннар өчен матуррак һәм уңайлырак итү — безнең изге бурычыбыз.
Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарыгызның игътибарын тоеп, тыныч тормышта яшәвегезне телим. Һәр гаиләдә геройлар истәлеге саклансын, ә Түбән Каманың күге һәрвакыт аяз булсын. Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Радмир Беляев

