Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле якташ сайлаучыларым!
Бүген һәр россияле өчен изге көн - 9 май, Җиңү көне. Бу тарихтагы бер көн генә түгел, бу безнең һәрберебезнең язмышы. Илебездә булган бу коточкыч сугыш һәр гаиләгә кагылган - катнашканнар, җиңгәннәр, әйләнеп кайтканнар яки яу кырында калганнар. Безнең гаиләдән шулай ук әтием, бабам, ике абыем сугышкан, шуларның берсе - Севастополь хәрби диңгезчесе - Кара диңгез төбендә ята.
Без – җиңүчеләр буыны, бүгенге буын – әлеге җиңүне яулаган кешеләрнең оныклары, оныкчыклары һәм балалары, бу югары җаваплылык, без барыбыз да элеккечә бу җиңү, безнең ил өчен җаваплылык тотабыз. Мин Россиягә ышанам, мин Татарстанны яратам, якташларымны яратам, бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга да җиңү телим.

