Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Түбән Кама районының «Милосердие» үзәгендә «Хәтер эстафетасы» тарихи-агарту квизы узды. Проектның инициаторы - дәүләт учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк комитетының яшьләр советы.
Интеллектуаль көрәштә 20 дән артык учреждение вәкилләре — профсоюз рәисләре, комитетлар активы һәм яшьләр лидерлары очрашты.
Җидешәр кешедән торган биш команда үзләренең белемнәрен һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Уен биш төрле раундтан торды: катнашучылар сугыш еллары вакыйгалары турындагы сорауларга җавап биреп, эрудицияләрен күрсәттеләр, сугыш тарихы фрагментларын чиштеләр һәм профсоюзларның тылдагы ролен искә төшерделәр.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

