«Нижнекамская правда» газетасының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган ел саен уздырыла торган җиңел атлетика эстафетасында 700 дән артык түбәнкамалы катнашты. Стартка мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре чыкты.
Старт пистолеты атканнан соң, беренче этапта катнашучылар дистанциягә чыкты. Командалар эстафета таягын тапшырдылар, шәһәрнең үзәк урамнары буйлап биш чакрым чамасы юл үттеләр. Маршрут 16 этаптан торды.
Укучылар арасында — 25 нче гимназия, студентлар арасында Е.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте җиңде, ә предприятиеләр арасында беренчеләрдән булып СИБУР хезмәткәрләре килде.

