Түбән Камада Җиңү көне алдыннан икенче «Җиңү тәме» фестивале узды. Бәйрәм мәйданчыгы Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге урамда — Татар драма театры каршында ачылды.
Биредә булачак бәйрәмнең атмосферасын тою өчен дистәләрчә шәһәрле җыелган иде. Сәхнәдә сугыш еллары җырлары яңгырады, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Укучылар тарихның катлаулы битләрен һәм Җиңү буынының батырлыгын искә төшергән күңелгә үтеп керерлек театраль постановкалар әзерләделәр.
Чын мәгънәсендә җанлы һәм гаилә фестивале булды бу. Гастрономия мәйданчыклары, осталар ярминкәсе, мастер-класслар һәм балалар өчен активлыклар оештырылды. Ә иң популяр урыннарның берсе кыр кухнясы булды - монда чын солдат боткасы һәм кайнар хуш исле чәй белән сыйладылар.

