Бүген А.С.Пушкин исемендәге 3 нче лицейда «Укы, төшер, иҗат ит!» муниципаль медиа-конкурсының финалы булды.
Анда шәһәрнең төрле мәгариф учреждениеләреннән биш команда катнашты. Балалар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр һәм креатив медиа-квизда көчләрен сынап карадылар.
Чакырылган спикер видеоконтент төшерү буенча мастер-класс үткәрде һәм видео яздыруның файдалы алымнары белән уртаклашты.
Түбән Каманың «Медиацентр НКТИ» транспорт инфраструктурасы көллияте командасы җиңү яулады.
Шулай ук очрашу нәтиҗәләре буенча «НТР» медиахолдингы базасында яшьләр проектын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде, анда конкурсның барлык финалистлары да катнаша алачак.

