Экологик икеайлык кысаларында «Экологик илһам калейдоскобы» чарасы узды. Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары үзләре яшәргә теләгән дөньяны сурәтләделәр: чүп-чарсыз чиста, яшел Җирне ясадылар.
Шулай ук Бөтендөнья экологик белемнәр көнендә алар өчен тематик дәресләр үткәрелде. Иң мөһиме: планетаны ничек сакларга, ни өчен ресурсларны янга калдырырга, нигә дүрт аяклы дусларыбыз турында кайгыртырга кирәклеге турында аңлаешлы һәм кызыклы формада сөйләделәр.

