ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа җитәкчеләр билгеләнде
Рәсми
  • 09 Февраль 2026 - 09:25
  • Караулар: 104

Бүген Түбән Камадагы «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр мэры Радмир Беляев кадрлар алмашынулары турында игълан итте. Халыкның уңайлылыгы һәм иминлеге турыдан-туры бәйле булган ике структураның яңа җитәкчеләре тәкъдим ителде.

Новые назначения в Нижнекамске

Салихова Роза Җәүдәт кызы Гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде. Роза Җәүдәт кызы күп еллар санитария табибы булып эшләгән.

Новые назначения в Нижнекамске

Административ-техник инспекция җитәкчесе итеп Гарифуллин Альберт Равил улы билгеләнде.  Шәһәр киңлегенең эстетик ягын һәм тәртибен саклау нәкъ менә әлеге инспекция җаваплылыгы зонасына керә. Аерым алганда, Альберт Равил улы җитәкчелегендә кар җыю, үлән чабу эшләрен координацияләү һәм реклама конструкцияләренең тиешле торышын тәэмин итү белән бәйле бурычлар хәл ителәчәк.

Радмир Беляев җитәкчеләрне билгеләнүләре белән котлады: «Сезнең эш түбәнкамалылар өчен уртак нәтиҗә китерәчәк».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^