ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бигеш халыкара аэропорты - янә Россия лидерлары рәтендә
Безнең җиңүләр
  • 04 Февраль 2026 - 18:28
  • Караулар: 77

2025 ел нәтиҗәләре буенча Н.В.Лемаев исемендәге Халыкара аэропорт (Бигеш) «Россиянең һава капкасы» илкүләм премиясенең берьюлы ике номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы NAIS граждан авиациясе инфраструктурасы күргәзмәсендә узды.

Түбән Кама һава аланы «Елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә 500 мең - 1 млн пассажир категориясендә билгеләп үтелде. Шулай ук пассажирлар сайлавы буенча «Иң уңайлы аэропорт» буларак җиңү яулады. 

Әлеге бүләкләр сервисның югары дәрәҗәсен, команданың профессиональлеген һәм аэропорт инфраструктурасының системалы үсешен раслый.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^