Татарстан башкаласында юл хәрәкәте иминлеге буенча «Буыннар старты» беренче республика конкурсының финалы узды. Иң көчле гаилә командасы титулы өчен республиканың сайлап алынган 12 иң яхшы командасы көрәште. Түбән Камадан Новиковлар гаиләсе чыгыш ясады: әтисе Константин («Танеко» АҖ операторы), әнисе Анастасия («ТЭМП» ҖЧҖ уку үзәге җитәкчесе), кызы Елена (А.С.Пушкин исемендәге 3 нче лицей) һәм әбиләре Алевтина Кирилова.
Беренче тапкыр уздырыла торган конкурс дүрт буын командаларына исәпләнгән иде һәм биш этаптан торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Янгын куркынычсызлыгы». Шулай ук иҗади видеоролик та бәяләнде.
Новиковлар гаиләсе биремнәрне уңышлы үтәде. Әниләре Анастасия шәхси зачетта — 4 нче, әбиләре Алевтина 5 нче урынны алды. Барлык призерлар медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

