ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама студент кызы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионаты призеры булды
Безнең җиңүләр
  • 28 Апрель 2025 - 08:40
  • Караулар: 131

Түбән Каманың Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте студенты Олеся Фәрдиева һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатында «бронза» яулады. «Су технологияләре» компетенциясе буенча финал этабы Мәскәүдә 21-25 апрельдә узды.

Студентка из Нижнекамска стала призером всероссийского чемпионата «Профессионалы»

Конкурс биш модульдән торды: агынты һәм табигый суны сынау коагуляциясе, полипропилен торбаларны эретеп ябыштыру һәм насос монтажлау, су белән тәэмин итү һәм су агызу системасын проектлау, микробиология һәм бик арматурасын ревизияләү.

Студентка из Нижнекамска стала призером всероссийского чемпионата «Профессионалы»

Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән алты финалист арасында Олеся бердәнбер хатын-кыз иде. Политехника көллиятендә студент кыз «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча белем ала.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^