ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
95 яшь батырлык һәм изгелек: Түбән Кама Рокыя Сәхабетдинованы котлый
Озын гомерле якташыбыз
  • 13 Апрель 2026 - 12:46
  • Караулар: 4

Бүген Ленинград камалышы шаһиты Рокыя Сәхәбетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рокыя Сәхәбетдинова Түбән Камада 1973 елдан бирле яши. 30 елдан артык ул Түбән Кама шин заводында кранчы булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та актив тормыш рәвеше алып бара: чәчәкләр үстерә, район тормышында катнаша. Аның юмартлыгы һәм игелеге күпләргә билгеле — Рокыя апа балалар йортына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм күрсәтә.

95 лет мужества и доброты: Нижнекамск поздравляет Рукию Сахабутдинову
8 нче һәм 11 нче микрорайоннарының территориаль үзидарә советы рәисе Наталья Суворова, «Милосердие» үзәге хезмәткәрләре, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе ярдәмчесе Дауд Хәбибуллин, 23 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 11 нче мәктәп укучылары, шулай ук «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары мөхтәрәм шәһәрдәшебезгә үзләренең хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерергә килде.

Рокыя Сәхәбетдинова Ленинград өлкәсенең Кронштадт шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь булган. Бу авыр чорда ул әти-әнисен, аннары бер-бер артлы абыйларын югалта. «Ашыйсы килү хисен әле дә онытырлык түгел», - дип искә ала юбиляр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^