ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама гомумшәһәр өмәләренә әзерләнә
Җәмгыять
  • 06 Октябрь 2026 - 10:59
  • Караулар: 1

Советлар йортында гомумшәһәр өмәләренә әзерлек турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Бельский, «Төзелеш, ТКХ һәм төзекләндерү департаменты» МБУ директоры Денис Баландин, социаль учреждениеләр, предприятиеләр һәм шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Катнашучылар төп бурычларны һәм чүп-чарны чыгару тәртибен билгеләделәр. Эшләр барышында газоннарны һәм аергыч полосаларны, юлларны һәм тротуарларны чистартачаклар, бордюрларны комнан һәм яфраклардан арындырачаклар, чүп-чар һәм ботакларны җыячаклар. Шулай ук агачлардан, киртәләрдән һәм ут баганаларыннан реклама белдерүләрен алачаклар.

Нижнекамск готовится к общегородским субботникам

Өмәләр вакытында административ-техник инспекция эшен көчәйтәчәк - белгечләр коммерция объектларында тәртипне контрольдә тотачак.

Шәһәрне чистарту чараларын үткәрү турындагы мәгълүматны 8-939-363-79-91 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^