ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рамил Муллин матбугат конференциясендә район өчен ел ничек узганлыгы турында сөйләде
Рамил Муллин
  • 24 Декабрь 2024 - 16:37
  • Караулар: 49

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән узган матбугат конференциясендә ел нәтиҗәләрен чыгарды. Үзенең докладында ул сәнәгать, коммуналь инфраструктура, төзелеш, икътисад һәм юллар челтәрендәге уңышлары белән уртаклашты.

Сети, экономика и строительство: Рамиль Муллин на пресс-конференции рассказал, как прошел год для района

Чыгышның төп тезисларын бастырып чыгарабыз:

Икътисад: тышкы сәүдә сәясәте буенча республикада - икенче урында, уртача хезмәт хакы - 95 мең сум 

Бүген Түбән Кама районы үзе җитештергән товарлар күләме буенча Татарстанда икенче урында тора - 2024 елда бу күрсәткеч 462,2 млрд сум булыр дип фаразлана. Тулаем эчке продуктның 62,9% сәнәгатькә туры килә. Рамил Хәмзович сүзләренчә, бу күрсәткеч Казан һәм Чаллы белән чагыштырганда югарырак.

Сети, экономика и строительство: Рамиль Муллин на пресс-конференции рассказал, как прошел год для района

Төяп җибәрелгән продукция күләме 631,9 млрд сум булыр дип фаразлана. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан буенча әлеге күрсәткечнең 16% ы Түбән Камага туры килә. Төп капиталга инвестицияләр күләме якынча 154,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Сәнәгать җитештерүе индексы - 101,9%. 2024 елның 9 аенда районда уртача хезмәт хакы 95 мең сум тәшкил иткән, ә шәһәр төзүче предприятиеләр буенча - 120 мең.

Район башлыгы шулай ук эре сәнәгать предприятиеләренең җитештерүен киңәйтү һәм модернизацияләү буенча инвестпроектларны уңышлы гамәлгә ашыруны дәвам итүләрен билгеләп үтте.

Быелгы шәһәр бюджеты 10 млрд сумнан артык иде. Беренчел исәпләүләр буенча, якынча шундый ук сумма Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бюджетларыннан һәм бизнес-инвестицияләр ярдәмендә инфраструктура предметларына салынган. Тулаем алганда, икътисад тотрыклы булды, бу күп кенә социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде, дип ассызыклады Рамил Хәмзович.

Торак төзелеше: планны арттырып үтәү һәм премиум-класс проектлары

Быел Түбән Кама торак төзелеше планын арттырып үтәде – 69,6 мең кв. метр файдалануга тапшырылды. Рамил Хәмзович ассызыклаганча, шәһәрнең бу юнәлештә үсәр мөмкинлеге, ә төзүчеләрнең үз проектларын Түбән Камада гамәлгә ашырырга теләкләре бар.

Сети, экономика и строительство: Рамиль Муллин на пресс-конференции рассказал, как прошел год для района

Казан СМУ-88 төзүчесе төзелешкә рөхсәт алды һәм киләсе ел башында Менделеев һәм Химиклар проспекты киселешендә премиум-класслы торак комплекс проектын гамәлгә ашыра башлаячак. Моннан тыш, ДОМКОР, «Евростиль» һ.б. компанияләрнең үз проектлары дәвам итә.

Яңа йортлар – шәһәрнең кызыклы булуының күрсәткечләре, диде район башлыгы.

Социаль объектлар һәм җәмәгать киңлекләрен төзү һәм ремонтлау 

Быел Түбән Кама шәһәрендә һәм районында 4,3 млрд сумлык социаль объектлар төзекләндерелде һәм төзелде. «Түбән Кама нефтехим»ның төп корпусы, педагогика көллияте, 35 нче лицей, 6 нчы һәм 11 нче мәктәпләр, балалар экология-биология үзәге һәм 43 нче балалар бакчасы ремонтланды.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Ширәмәт хастаханәсе, Кама Аланы поликлиникасы, Түбән Кама балалар район хастаханәсенең төп корпусы һ.б. ремонтланды. Моннан тыш, шәһәрдә яңа балалар поликлиникасы, ә авылларда берничә ФАП төзелде. Бу хастаханәләрне һәм поликлиникаларны ремонтлау гына түгел, ә сәламәтлек йортлары булдыру, дип билгеләде Рамил Хәмзович. Иҗтимагый киңлекләрне яңарту һәм яңаларын булдыру башка тармаклар буенча да алып барылды.

Юл ремонтлау гына түгел, ә инфраструктура булдыру 

Түбән Камада һәм районда юл челтәрен ремонтлауга һәм яңартуга быел төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 1,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Рамил Хәмзович билгеләп үткәнчә, бу ремонт кына түгел, ә тротуарлар, велосипед юллары, яктырту һәм яшелләндерү белән урамнарны модернизацияләү. Мисал өчен, быел Менделеев, Сөембикә, Корабельная, Гагарин, Спорт һәм Тынычлык проспекты урамнары яңартылды.

Сети, экономика и строительство: Рамиль Муллин на пресс-конференции рассказал, как прошел год для района

Рамил Хәмзович Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре әйләнгеч юлын юл тармагындагы иң зур җиңү дип атады. Аның сүзләренчә, яңа транспорт коридоры шәһәргә транзитлы булырга булыша. Моннан тыш, бу Тынычлык проспектын федераль юлга чыкканчы дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Инженерлык челтәрләрен алыштыру – елның зур казанышы

Рамил Хәмзович  тузган коммуналь челтәрләр проблемасы өстендә эш башлануын Түбән Кама өчен быелгы иң төп вакыйга булды дип җиткерде. Ул «Татэнерго»га һәм республика җитәкчелегенә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Быел 13,5 км җылылык белән тәэмин итү челтәрен һәм 5 км кайнар су челтәрләрен алыштыруга ирешелде. Рамил Хәмзә улы фаразлавынча, өч ел эчендә кайнар су һәм җылылык челтәрләрен тиз темплар белән тәртипкә китерергә мөмкин. «Ике ел ярым без нинди генә ишекләргә шакымадык. Безне ишеттеләр, һәм минем уйлавымча, бүген хөкүмәт перспективада күрә торган бурычларны хәл итүдә күпмедер дәрәҗәдә без локомотив булдык», – диде район башлыгы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^