2026 елның 1 гыйнварыннан шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бәясе ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары нигезендә 46 сум тәшкил итәчәк.
Юл хакы арту ягулыкка, запас частьләргә, ремонт өчен материалларга бәяләр арту һәм электр энергиясенә тарифларны индексацияләү белән бәйле.

