Түбән Камада күршелек фестивале кысаларында бу җәйнең беренче "Безнең ишегалды" ачылды. Беренче бәйрәм Кайманов урамы, 18 адресы буенча узды.
Микрорайонда яшәүчеләр һәм бәйрәм кунаклары алдында зур үлчәмле курчаклар, җирле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Уен мәйданчыклары һәм мастер-класслар оештырылды. Үз стендларын СИБУР һәм Түбән Кама китапханә системасы тәкъдим итте. Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов бәйрәмнең барлык мәйданчыкларын карап чыктылар һәм территорияне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.
"Сез бергәләшеп бик уңайлы ишегалды булдырдыгыз. Проектны килештерүдә түбәнкамалылар да катнашты, яшелләндерү өстендә дә актив эшлиләр. Бу чын мини-парк! Республика, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шундый зур ярдәм булуга мин бик шат. Кадерле яшәүчеләр, бу ишегалдын саклагыз, аны карагыз, биредә һәрвакыт балалар көлүе яңгырасын һәм дуслык атмосферасы булсын», — диде Радмир Беляев.
Шулай ук Радмир Илдар улы ишегалдын яңартуга зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узды.

