Түбән Камада «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестивале ачылды. Әлеге чара Бызов урамындагы 10, 12, 14 нче йортларда яшәүчеләрне берләштерде.
Түбәнкамалылар бачата биеделәр, мастер-классларда катнаштылар, конкурсларда һәм уеннарда күңел ачтылар. Эко-мәйданчыкта әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның мөһимлеген искәртеп, пластик капкачларны актив җыйдылар. Китап күргәзмәсе әдәбият сөючеләрне шатландырды, ә сәүдә мәйданчыклары төрле товарлар һәм сыйлар тәкъдим итте. Җирле артистлар катнашындагы концерт программасы бәйрәмнең чын бизәге булды.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев халыкны фестиваль ачылу белән котлады: «Без бу җәйнең иң матур акциясен башлыйбыз. Чараның максаты - халыкны дус яшәү өчен туплау. Күршеләр белән дус булганда, елмаеп подъезддан чыгасың. Карагыз әле, «Безнең ишегалды» республика программасы ничек шәп эшли. Быел без 44 ишегалдына ремонт ясыйбыз. Бу безнең тормышыбыз уңайлы булсын өчен халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә».
«Курше фест» фестивале, «Татарстанда җәй» республика программасының һәм «Безнең ишегалды» проектының бер өлеше буларак, шәһәр тормышында якты вакыйгага әверелде, күршеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ныгытты һәм катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

