Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев булачак фиджитал-үзәк бинасын карады. Ул «СИБУР Арена НК» янында урнашкан һәм спорт объекты белән тыгыз бәйләнештә эшләячәк.
Гомуми мәйданы 1,5 мең кв. метрдан артык булган ике катлы буш бинада фиджитал һәм кибер заллар, остаханәләр, уен, коворкинг һәм VR-зоналар барлыкка киләчәк. Объектны капиталь ремонтлауга һәм территорияне төзекләндерүгә республика 141 миллион бүлеп биргән. Проектка 50 миллион сум бүлеп биреп, СИБУР компаниясе дә ярдәм итәчәк. Барлык эшләрне 15 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Моннан тыш, территориядә урнашкан гараж комплексы да яңартылачак. Бу биналарны эшмәкәрләргә арендага бирергә тәкъдим ителә, мәсәлән, лазертаг оештыру өчен.

