Түбәнкамалылар 2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча нинди җәмәгать киңлекләрен төзекләндерергә кирәклеген сайлый алалар.
Үз тавышыңны түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: gorodsreda.tatar.ru/
Шулай ук ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Камада тавыш бирүдә түбәндәге территорияләр катнаша:
• "Гаилә" паркы
• "Сөембикә" паркы (Сөембикә һәм Кояшлы урамнары арасында)
• 28 нче микрорайондагы променад
• 17 нче һәм 18 нче микрорайоннар арасындагы променад
• 20 нче микрорайондагы променад
• Кама Аланындагы Сөенеч скверы
«Безнең ишегалды» программасы буенча тавыш бирүдә Түбән Кама районының 80 территориясе катнаша.
Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә халыкны тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. "Нинди объектларның өстенлек алуы һәм гомумән киләсе елда парклар һәм скверлар төзелешенә акча җәлеп итүдә катнашу мөмкинлеге сезнең белән безнең активлыгыбызга һәм тавышларыбызга бәйле. Сүз җитди акча турында бара. Бу ким дигәндә 100 миллион сум", - дип билгеләде ул.