ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча 55 ишегалды төзекләндереләчәк
Иҗтимагый киңлекләр
  • 22 Гыйнвар 2026 - 08:25
  • Караулар: 299

Быел Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 61 күпфатирлы йортка кагылышлы 55 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу эшләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Шәһәрдә 47 ишегалды, Кама Аланында һәм авыл җирлекләрендә дүртәр территория ремонтланачак. Программага кергән ишегаллары исемлеге белән сылтама буенча танышырга була.

Төзелеш сезоны башланыр алдыннан әлеге йортларда яшәүчеләр белән кабат очрашулар үткәреләчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^