ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама янгын сүндерүчеләре сулыктан поши чыгарганнар
Игелекле эшләр
  • 05 Июнь 2025 - 11:14
  • Караулар: 51

Бүген иртән Федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы отряды янгын сүндерүчеләре сәнәгать зонасы территориясендәге сулыкка төшкән яшь пошины коткарган.

Нижнекамские огнеборцы спасли лося из водоема

«Урман ягыннан поши сикерә алган тәбәнәк койма бар. Су эчәргә теләгән, ахрысы, таеп егылган. Аны коткару өчен ярты сәгать чамасы вакыт кирәк булды. Сулыкның кырыйлары шактый текә һәм тайгак. Без аны су белән тутырдык, су төбенә тукыма җәйдек һәм җәнлекне коткару баулары белән ярга юнәлттек», – дип сөйләде отрядның янгын сүндерү хезмәте дежур сменасы башлыгы Владимир Шипков.

Нижнекамские огнеборцы спасли лося из водоема

Хайванның коры җиргә мөстәкыйль рәвештә менәргә көче калган булган. Шаһитлар сүзләренчә, аннары поши койма аша сикергән һәм кире урманга кайткан.

Нижнекамские огнеборцы спасли лося из водоема

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^