ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың яшь пары Камал театры сәхнәсендә өйләнеште
Гаилә
  • 08 Октябрь 2026 - 09:00
  • Караулар: 13

Түбән Камадан Инсаф һәм Ралина Исхаковлар никахлашу тантанасында катнаштылар. 6 октябрьдә алар бөтен Татарстаннан килгән 44 пар белән бергә Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасының Зур сәхнәсендә бер-берсенә «әйе» диделәр.

45 парны теркәү тантанасы ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында узды. Республиканың һәр районын һәм шәһәрен бер пар тәкъдим итте.

Мондый тантана Татарстанда ел саен «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, яшь парларны гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләре һәм мәхәббәт тирәсенә берләштерә. Быел аның кунаклары Россиянең төрле төбәкләреннән ЗАГС органнары җитәкчеләре булды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^