ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада орденлы гаиләләр өчен муниципаль түләүләр кертелде
Гаилә
  • 15 Сентябрь 2026 - 17:35
  • Караулар: 11

Түбән Камада күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа муниципаль чаралары кертелде. Район Советы утырышында депутатлар балаларны тәрбияләгән өчен дәүләт бүләгенә лаек булган кешеләргә бер мәртәбә бирелә торган акчалата бүләкләү турында бертавыштан карар кабул иттеләр.  

Хәзер «Ата-ана даны» ордены яисә «Ана даны - Материнская слава» республика медале белән бүләкләнгән гаиләләр җирле бюджеттан 115 мең сумга якын акча алачак.  

“Мондый бүләкләргә лаек булган гаиләләр - ата-ана батырлыгының чын үрнәкләре. Безнең бурыч аларга муниципаль дәрәҗәдә дә ярдәм итү", - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^