ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Шәһәр көнендә 9 пар яңа гаилә корды
Гаилә
  • 20 Сентябрь 2025 - 18:23
  • Караулар: 183

20 сентябрьдә, Шәһәр көне уңаеннан, 9 пар төп сәхнәдә беренче парлы биюләрен башкардылар.

9 пар скрепили свою союз узами брака в День города

Әлеге үзенчәлекле көн белән аларны Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина котлады: "Сез бөтен шәһәрне бәйрәмегезгә чакырдыгыз. Түбән Каманың берьюлы берничә туйда йөргәне юк иде әле. Түбән Кама - бәхетле гаиләләр шәһәре. Ә шәһәр көнендә туган парлар безгә аны бәхетле балалар шәһәре дә итәргә мөмкинлек бирәчәк”.

9 пар скрепили свою союз узами брака в День города

Ул яшь парларга истәлекле бүләкләр тапшырды, ә Әсхәдуллиннар гаиләсенә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Яшь парларга грантлар» проекты кысаларында 100 мең сумлык сертификат бирелде.

9 пар скрепили свою союз узами брака в День города

Моннан тыш, төп сәхнәдә 40 ел бергә гомер иткән Якушевлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Алар яңа өйләнешүчеләргә үз теләкләрен җиткерде: "Моннан 40 ел элек мин булачак каенанамның өй тәрәзәсеннән басу күргән идем. Хәтта монда кайчандыр киң проспектлар, “Гаилә” паркы булачагына да ышанмадык. Безнең күз алдында Түбән Кама төзекләндерелгән матур шәһәргә әверелде. Яшьләргә мәхәббәт телибез".

9 пар скрепили свою союз узами брака в День города

Шәһәр көнендә үз тормышларының яңа, җаваплы чорына аяк басучыларны да билгеләп үттеләр. 12 укучыга «Без – Россия гражданнары» бөтенроссия программасы кысаларында тантаналы рәвештә беренче паспортлар тапшырылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^