Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр. Түбән Кама районын Мешалкиннар гаиләсе тәкъдим итте. Аларны «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләделәр.
Михаил һәм Ольга Мешалкиннарның гаилә коруларына 30 елдан артык. Алар дүрт бала үстергәннәр һәм ике онык тәрбиялиләр. Мешалкиннар - «Түбән Кама нефтехим» һәм «ТАНЕКО» предприятиеләрендә 150 елдан артык гомуми хезмәт стажы булган химиклар династиясе.

