ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Батыревлар гаиләсен Халыкара өлкәннәр көне белән котларга килде
Айдар Метшин
  • 01 Октябрь 2021 - 15:10
  • Караулар: 366
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Камада яшәүче Батыревлар гаиләсен Халыкара өлкәннәр көне белән котларга килде.

Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевна 72 ел бергә яшиләр.

«Шәһәребезгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә. Сез күп эшләр башкардыгыз, башкарасыз һәм киләчәктә дә әле шулай булыр дип ышанам. Хәзер сезнең кебек белгечләр юк диярлек. Мәхәббәттә озын-озак гомер итүегезне телим», - диде Айдар Метшин.

Матвей Андреевич Ульяновск өлкәсенең Юркуль авылында туа. Октябрь аенда аңа 100 яшь тула. Ул агач эшкәртү заводында эшли, слесарьдан паркет цехы мастерына кадәр күтәрелә. Сугыш елларында заводта эшли, мина өчен тартмалар һәм фронт өчен кирәкле башка әйберләр ясый. Аннары «Түбән Кама Нефтехим» торак-коммуналь хуҗалыгында эшләгән, шуннан пенсиягә чыккан.

Мария Григорьевна Түбән Кама районының Кече Афанас авылында туа. Хәзер аңа 93 яшь. Ул башта почта бүлегендә, аннары леспромхозда эшли, шунда булачак ире белән таныша. Түбән Камада озак вакытлар микрорайонның Ветераннар советы рәисе булып эшли.

Матвей һәм Мария Батыревлар 1949 елда өйләнешәләр. Кызлары Лидия туа, ул аларга онык бүләк итә. Хәзерге көндә оныкчыклары бар, ул медицина институтында белем ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^