Түбән Каманың балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Апуш” китапханәсендә “Сөйлим анам телендә” бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә барлыгы 75 бала катнашты, шуларның 29 ы финалга үтте.
3 яшьтән 7 яшькә кадәрге сабыйлар матур, милли киемнәрдә татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Тәҗрибәле жюри балаларның чыгышын карап, бәяләп, җинүчеләрне билгеләде.

3-4 яшьлек сабыйлар арасында 8 нче балалар бакчасына йөрүче Сәмигуллина Рания I урынны яулады, II урынга 34 нче балалар бакчасыннан Нурисламова Мәдинә, III урынга 71 нче балалар бакчасыннан Хәкимов Кәрим лаек булды.
5-6 яшьлек балалар арасында 25 нче балалар бакчасыннан Әгълиуллин Хәмзә I урынны яулады. II урынга 76 нчы балалар бакчасыннан Насыйров Сәмир һәм 88 нче балалар бакчасыннан Талипова Миләүшә лаек булды, III урын 93 нче балалар бакчасыннан Рәхмәтуллин Саматка бирелде.

7 яшьлек балалар арасында 76 нчы балалар бакчасыннан Сәфиуллина Зәйнәб II урынга лаек булды.
76 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Шиһапов Салихка “Тамашачы күңелен яулаучы” дигән приз билгеләнде. Аңа язучы Нурзия Мирхазова үзенең китабын бүләк итте.